КАМА TYRES nерриториясен җыештыру һәм төзекләндерү эшенә юлланган хезмәткәрләр өчен хезмәтне саклау буенча БЕЛЕШМӘЛЕК 1. Инструктаж: эшне башлар алдыннан максатлы инструктаж узыгыз һәм җаваплы кешедән эш алыгыз. 2. СИЗ: тыгыз табанлы ябык аяк киеме, эш перчаткалары, яктылыкны кайтару жилеты (юл янәшәсендә эшләгәндә) һәм баш киеме. 3. Эш коралы: инвентарьның төзеклеген тикшерегез (саплары шома, ярыкларсыз; металл – кылчыксыз булырга тиеш); сабы сынган эш коралын кулланмагыз. 4. Куркынычсызлык: – тырма, сәнәк һәм көрәк белән эшләгәндә дистанция саклагыз – алда һәм артта эшләүче белән ара 2 метрдан да ким булмасын; – авыр әйберләрне күтәргәндә аякларыгызны тездән бөгегез, арка туры булырга тиеш, үз мөмкинлегегездән авыррак әйбер күтәрмәгез; – ачык люк, чокыр янәшәсендә һәм асылынып торучы коры ботаклар астында эшләмәгез; – кушылганны һәм инструктаж вакытында күрсәтелгәнчә эшләргә; – юл кырыенда эшләгәндә йөзегез белән транспортка таба басыгыз, яктылык кайтару жилеты киегез, эш коралын транспорт йөри торган юлда калдырмагыз. 5. Кәеф: – исерек килеш һәм үзегезне начар хис иткәндә эшкә керешмәгез. – ял тәнәфесләре ясагыз. 6. Эш тәмамлану: эш коралларын җыеп, территорияне чүп-чардан чистартыгыз; эш тәмамлангач кулларны сабын белән юарга. 7. Хәвеф-хәтәр яки бәхетсезлек очрагында: – кичекмәстән эшне туктатырга һәм җитәкчегезгә хәбәр итәргә; – кемдер җәрәхәтләнсә, беренче ярдәм күрсәтергә (әгәр белсәгез), ашыгыч ярдәм чакыртыгыз (112 яки 103кә шалтыратыгыз), җаваплы кешегә хәбәр итәргә; – янгын чыкса, 112 яки 101гә шалтыратырга. #КАМАTYRES #Белешмәлек #ХезмәтнеСаклау #Өмә #ЭшКоралы #Инструктаж